12 декабрь – Россия Конституциясе көне

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Вакытлар үтә, тормышыбыз үзгәрә, әмма илнең төп документы саналучы Конституция үзгәрми. Безнең бөтен тормышыбыз әлеге документтагы законнар кысаларында бара. Бу уңайдан безнең укучыларыбыз нәрсә уйлый икән? 

Иван Павлов, пенсионер, Мамык авылы, хәбәрчебез: 

- Минемчә, Конституция безне демократик җәмгыятькә  алып барырга тиеш. Ә моның асылы - кешене, аның шәхесен хөрмәтләү. Бу бар икән, димәк, максатка ирешелгән. Әмма, нишләптер, без яшьрәк вакытта барысының да йөзләре шат иде, ә хәзер кешеләр күңелсез, барысын да киләчәк борчый. Совет заманнарында Конституция көннәре бәйрәм булып үтә торган иде. Хәзерге Конституция исә ул кадәр популяр түгел. Бәлки бу үткәннәрне сагынудыр. Әмма, пионер, комсомол оешмалары баскычларын узып, кешеләр җаваплылыкка өйрәнәләр иде. Минем заманча җәмгыятьтә совет чорының  демократиягә нигезләнгән рухи байлыкларын күбрәк күрәсем килә. Конституция шуңа омтыла торгандыр инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International