Нурлат предприятиеләренә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану сертификаты тапшырылды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген киңәйтелгән планеркада Нурлат муниципаль  районы башлыгы  Алмаз Әхмәтшин беренче тапкыр "ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификатларны тапшырды. Мондый сертификатларга "Здоровье", "Нурлат сөте" , "Мякиш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре  һәм Надежда Аладина ия булдылар.

Биредә үк "Милли проектлар: Татарстан - 2019" республика фотоконкурсы җиңүчеләрен дә котладылар. "Алсу" балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Нугаевага "Кайнар йөрәк" номинациясендә җиңүче дипломы тапшырылды."Һөнәри якын килү"  махсус призына "Бал корты" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Инна Зевакина лаек булды.

Шулай ук туган көннәре уңаеннан Югары Нурлат территориаль иҗтимагый үзидарә  рәисе Ильяс Төхвәтуллинга, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Тимофеевага һәм шәһәрнең 1нче урта мәктәбе директоры Сергей Маркеловка Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International