Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган методик семинар эшендә Нурлат районы вәкилләре - Мәдәни үсеш үзәге начальнигы Ольга Медникова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Тереннтьева һәм учреждениенең режиссеры Антонина Артамонова катнаштылар.
Очрашу язгы көн белән төн тигезләшүне бәйрәм итүнең заманча йолаларын һәм тарихын өйрәнүгә багышланды.
"Файдалы очрашу булды. Нәүрүзне казах һәм үзбәк, таҗик җәмгыятьләрендә бәйрәм итү буенча алган тәҗрибәне үз эшебездз кулланырга мөмкин. Хәзер бәйрәмгә әзерлек бара бит, - дип билгеләп үтте Галина Терентьева.