Түбән Нурлат микрорайонында сугышчы-интернационалист Миншакир Бакиров истәлегенә узган волейбол турнирында 5 команда катнаша

2020 елның 29 феврале, шимбә

Бүген Түбән Нурлат мәктәбе спорт залында сугышчы - интернационалист Миншакир Бакиров истәлегенә традицион спорт чарасы уза. Бу юлы ярышларда биш волейбол командасы катнаша. Ике команда Түбән Нурлаттан, Нурлат һәм Аксубай районыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм волейбол сөючеләр командалары катнаша. Чараның тантаналы өлешендә катнашучыларны турнирны оештыручылар һәм иництаторлар сәламләде. Ярышларны ачу тантанасыннан соң Әфган сугышы ветеранары һәм инвалидларының иҗтимагый оешмасы Нурлат бүлеге әгъзалары һәм спортчылар Миншакир Бакировның каберенә чәчәкләр салдылар, веноклар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International