"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә җирле политсовет утырышы узды. Анда Нурлат муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына һәм Нурлат шәһәре муниципаль берәмлеге Советына депутатлар кандидатураларына алдан тавыш бирүне үткәрү өчен оештыру комитеты составы расланды.
Нурлатта алдан тавыш бирү 2020 елның 1 мартыннан 1 июненә кадәр узачак. Шул уңайдан алдан тавыш бирүне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының урнашу урыны билгеләнгән, документлар формалары расланган, кандидатлардан документлар кабул итү урыны һәм вакыты, җаваплы затлар билгеләнгән.