Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә "Әти, әни, мин - яшь юл инспекторлары гаиләсе!" район конкурсы үтте.
Конкурс икенче ел рәттән уза. Бу юлы анда 9 гаилә катнашты, шуларның 2се - авыл җирлекләреннән. Конкурсантлар 7 сынау уздылар.
Конкурста Бикүле авылыннан Закировлар 1нче урынны яуладылар, 2нче урын - Нурлат гимназиясеннән МИроновларда, өченче урында - №1нче мәктәптән Елатонцевлар гаиләсендә.