Май чабу атнасының дүртенче көнендә Халыклар дуслыгы коллективы "Кыңгырау" балалар бакчасына бәйрәм программасы белән килде. Шул рәвешле, Халыклар дуслыгы йорты канаты астында эшләп килүче "Күпмилләтле Нурлат" иҗтимагы йоешмасы "Һәр балалар бакчасында бәйрәм" авторлык проектын тормышка ашыруны дәвам итә.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар. Хәзер балалар кышны озатып, язны каршы алырга әзерләр. Хәзер алар 21 мартта булачак "Нәүрүз" бәйрәмен түземсезлек белән көтәләр.