Бүген Нурлат аграр техникум базасында "Үз үзенә эш бирүче" дип аталган студентлар проектлары һәм бизнес-планнары республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Берничә сәгать дәвамында республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләре жюри хөкеменә ике номинациядә үз проектларын һәм бизнес-плангнарын тәкъдим иттеләр.
Чараны ачу тантанасында кунакларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде, конкурста катнашучыларга уңышлар һәм бизнес-проектларының тормышка ашуын теләде.
Конкурска 21 проект тәкъдим ителгән. Безнең районны техникум студенты Ясминә Гафиатуллина тәкъдим итте. Ул йорт куянын үрчетү буенча бизнес-план яклады.
Конкурста җиңүчеләр призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.