Урамда кар, ә "Бал корты" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кышны озатып, язны каршы алдылар. Әлеге мавыктыргыч чараны балалар урамда әкият геройлары белдән бергә үткәрделәр.Бергәләшеп уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр һәм тәмле коймаклардан авыз иттеләр.