Шул көннәрдә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә кикбоксинг буенча лайт-контакт һәм поинтфайтинг бүлекләрендә ачык беренчелек узды.Ярышларда 9-15 яшькәчә 60тан артык кызлар һәм яәүсмерләр катнашты.
Нәтиҗәдә, Руслан Мөхәммәтҗанов, Раил Гизятулов, Матвей Михеев, Денис Сидимиров, Ксения Лаврентьева, Диляра Закирова, Владислав Илларионов, Александр Тарасов, Риназ Гаязов, Глеб Икрамов, Азамат Маняпов һәм Илья Лысов пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр.
Яшь кикбоксерлар тренерлары Олег Власенко, Илнур Әмиров, Евгений Казаев һәм Виталий Антонов куластына шөгыльләнәләр.