Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшьлек юбилее уңаеннан Җиңүнең 75 еллыгы медален тапшырдылар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Матрена Алексеевна Евлейкина 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Матрена Алексеевна 1930 елның 23 февралендә Илютктно авылында туган.

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина котлады һәм Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын һәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International