Нурлат районы Чуваш милли-мәдәни үзәге советы утырышы узды

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

Бүген Халыклар дуслыгы йортында агымдагы елда беренче тапкыр районның Чуваш милли-мәдәни үзәге советы утырышы узды. Утырышка аның җитәкчесе Галина Терентьева рәислек итте. Сөйләшү башында совет әгъзалары Валентин Бурайкинны “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем  һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурста грант алуы белән котладылар. 

Тулаем алганда очрашуда агымдагы чорга эш планы билгеләнде. Киләсе айдан башлап Чуваш милли-мәдәни үзәге катнашында чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International