Нурлатлылар игътибарына: пенсия алды статусын ничек расларга

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

Пенсия фонды идарәсенең Нурлат районара идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2020 елдан башлап хатын - кызлар лаеклы ялга 56,6 яшьтә, ир-атлар - 61,6 яшьтә китәләр.

Пенсия яше озайтылуга карамастан, пенсия алды яшендәге хатын-кызлар 55, ир-атлар 60 яшь тулгач пенсиянең тупланма өлешен алуга, салым ташламаларына һәм социаль ярдәм чараларына  хокуклары саклана.

Яңа статусны раслаучы белешмәне ПФР сайтында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Тулырак белешмә 2-10-03 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International