Халыклар дуслыгы канаты астында эшләүче "Күпмилләтле Нурлат" иҗтимагый оешмасы «Мирас» милли мәдәниятләрнең беренче төбәкара фестивалендә катнашты. Ул шул көннәрдә Чирмешәндә уздыИҗтимагый оешма милли ашлар экспозициясен тәкъдим итте, ә җирле кул остасы Брий ТИмофеев - иҗади эшләр күргәзмәсен. Фестивальдә нурлатлылар иҗади номерлар белән дә чыгыш ясадылар.