Нурлатның яшь армиячеләре бәйрәм алдыннан беренчелектә катнаштылар

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

Кичә Нурлат гимназиясе базасында "Татарстан Республикасында патриотик тәрбия һәм хәрби-спорт уеннары үзәге" кубогына һәм Ватан Сакчысы көненә багышлап хәрби-спорт уеннары Беренчелеге узды.Ярышлар районның 9-11 сыйныф укучылары арасында үтте.  Команда зачетында гимназия командасы җиңүче булды, икенче урында шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе командасы, өченчедә - шәһзрнең 2нче мәктәбе. 

Шәхси дисциплинада иң яхшылар билгеләп үтелде. Ярышларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге ДОССАФ белән берлектә оештырдылар. Җиңүчеләргә "Автодозор" кибетеннән сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International