Сезне Ватанны Саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу көнне без, күпмилләтле Ватаныбызның сагында торучыларны хөрмәтлибез, геройларны искә алабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыкларын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз, яшь буын вәкилләрен Ватанга хезмәт итүгә үгетлибез.
Барлык Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котлыйм! Сезгә тормыш оптимизмын, рухның какшамаслыгы, бетмәс-төкәнмәс энергия, билгеләнгән максатларның уңышлы тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеген телим!
Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин