Нурлатлыларга Бөек Ватан сугышында үлгән туганнарының җирләү турындагы документларын тапшырдылар

2020 елның 22 феврале, шимбә

Бүген Нурлат районының Чулпан авылында "Һәйкәлләрдә исемнәрне тикшерик" акциясе кысаларында тантаналы чара узды. Чулпанлылар белән очрашуга Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат - мәктәбенең  "Җиңү өчен" эзләнү отряды әгъзалары, "Хәрби дан клубы" ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов, "Легенда" отряды командиры Владимир Малигин һәм отряд вәкилләре  килде. 

Мәктәпнең актлар залында тантаналы шартларда хәбәрсез югалган фронтовикларның туганнарына җирләү турында документлар тапшырылды. Бу көнне эзтабарлар барлыгы 59 документ  тапшырдылар. 

Чара җирле артистларның чыгышы, Бөек Ватан сугышында вафат булучыларны бер минут тынлык белән искә алу белән дәвам ите.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International