Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Ватан сакчысы көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чараныщ кунаклары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре иде. Нәкъ менә алар алдында яшь армиячеләр .злзренеә Ватаннарына тугъры булырга вәгъдә бирделәр.
Котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Танталы шартларда Ильяс Әхмәтҗанов Минневәзир Әхмәтвәлиевка, Михаил Сосновка, Якуб Кәримовка, Федор Стручков һәм Степан Бархаткинга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.