Бүген Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Асия Фәхретдин кызы Сафина 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан шәһәр Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде һәм "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" медален тапшырды.
Асия Фәхретдинова Нурлатта туган, шәһәрнең 2нче мәктәбен тәмамлаган, Даруханәдә ассисент, аннан ветеринар даруханәдә эшли. 1950 елда финанс бүлегендә эшли башлый. Аннан хәрбигә кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән илнең төрле нокталарында яшиләр.Калининград өлкәсе,Эстния, Литва, Урал, Латвия... Латвиядә 22 ел яшиләр. Лаеклы ялга чыккач Нурлатка күченеп кайталар.
Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Мохтар Гата улы Сафин белән бала тәрбияләп үстерәләр. Бергә 68 ел гомер итәләр.