Нурлатлылар күренекле татар әдәбияты эшлеклеләре белән очраштылар

2020 елның 21 феврале, җомга

Кичә Нурлат районыныда аеруча иңади атмосфера хөкем сөрде. Татар әдәбияты бәйрәмк кысаларында безгә кунаккка танылган татар язучылары, шагырьләре, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре Данил Салихов, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Нәбибә Сафина, Фәүзия Солтан, Алмаз Хамзин һәм башкалар килде.

Сәбәбе дә күркәм иде, Кычытканлы авылында танылган якташыбыз, әдәбият тәнкыйтьчесе,  галиме, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,  Тукай премиясе  лауреаты Тәлгать Галиуллинның  музее ачылды. Шунысы сөенечле, бәйрәм Халыкара туган тел көне алдыннан узды.

Көн дәвамында Бикүле, Чулпан, Фома, Киекле һәм Якты Күл авылларында нурлатлылар белән әдәби очрашулар үтте. Ә кичен чара мәктәп укучылары катнашында Балалар сәнгать мәктәбендә узды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов сәламләде һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International