Иминиятләшкән затларның хокуклары һәрвакытта да тиешенчә үтәлми, һәм еш кына пациентлар күрсәтелгән медицина ярдәменнән канәгать калмыйлар. Иминият компаниясе, медучреждениеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен средстволар күчереп һәм хезмәтләр өчен түләп, арадашчы ролен үти. Бу көнне дә Көньяк-көнчыгыш МРЦ директоры Әлфия Шулепова, ОМС филиалларының һәм вәкиллекләренең эшләрен координацияләү бүлеге начальнигы Инна Рябинина, “Ак Барс-Мед” иминият компаниясенең Нурлат филиалы директоры Анна Орлова, Нурлат ЦРБсының баш табибы Илшат Солтанов һмә аның урынбасарлары, 94нче үзәк даруханә мөдире Илдар Зәкуанов түгәрәк өстәлгә җыелучыларга аларның хокукларын аңлаттылар, сорауларга җаваплар бирделәр.