Мамык күпере ябыла

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

Яңа күперне төзү эшләре ярты елга сузылыр дип хәбәр иттеләр ремонт эшләрен башкаручы “Мостовик” җәмгыятеннән. 

ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, Казанга йөрүче автобуслар, зур йөк машиналары өчен трасса Андреевка-Яңа Тимошкино-Аксубай аша булачак. Ә менә районның Мамыктан соңгы авылларына маршрут автобуслары ремонт эшләре беткәнче туктатылып торачак, дип хәбәр иттеләр “Нурлат АТПсы” ААҖендә. Дөрес, җиңел машиналарга Сөнчәләй авылы аша әйләнеп узарага да мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International