Нурлат районы башлыгы урынбасары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында катнашты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

"Җиңү" республика оештыру комитеты утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.   Утырышта Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәмне күрсәтүне үз эченә алган бик күп мәсьәләләр каралды. Президент     искәрткәнчә, РФ Президенты Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә   торган 75 мең һәм 50 мең сум акча каралган. Татарстанда да ветраннарга ярдәм каралган. Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, Камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына 25шәр мең сум бирелә. Тыл хезмәткәрләре һәм ветараннарның тол хатыннарына, федераль түләүгә өстәп, 5шәр мең сум биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International