Әлеге чара бүген, 20 февральдә, Нурлатта узучы татар әдәбияты бәйрәменә башлангыч бирде.
Әдәбият тәнкыйтьчесе, галиме, СССР Язучылар берлеге, ТР ФА мөхбир-әгъзасы, РФ Гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр, Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллинның музеен туган авылы Кычытканлыда ачу хакында сөйләшү бер ай элек район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында булган иде.
Музейны ачу татнанасында башкала кунаклары ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган язучылар Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Лябиб Лерон, Вахит Имамов, Нәңибә Сафина, Хәнәфи Бадыги, шагыйрә Фәүзия Солтан, артист, композитор Алмаз Хамзин, якташыбыз Ильдус Диндаров һәм башкалар каинашында узды.
Очрашуда кунакларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аның урынбарасы Ильяс Әхмәтҗанов сәламләде.