Нурлат аграр техникумы студентлары Адел Абдрахманов һәм Александр Купцов "Транспорт чаралары: тарихтан алып инновациягә кадәр" дип аталган 7нче республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. "ТАССРда беренче МТС" дигән эшне әзерләгән нурлат студентлары 2нче урынга лаек булдылар. Бүләклшү чарасы 20 февральдә Түбҗн Кама шәһәрендә үтте.