Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге белемнәрен ныгыту максатыннан "Светлячок" балалар бакчасының өлкән төркеме 73нче янгын частенда экскурсиядә булды.
Начальник урынбасары Александр Наумов балалар өчен файдалы экскусия үткәрде. Бу кызыклы очрашу барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.