18 февральдә "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре белгечләре профилактика отрядлары әгъзалары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярыш үткәрделәр. Чара Ватан сакчысы көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Ярышлар М.Е.Сергеев исемендәге гимназия базасында узды. Җиңүчеләрне очколар юуенча билгеләделәр.
Камил Хабибуллин 1нче урынны яулады(шәһәрнең 4нче мәктәбе), 2нчедә – Анита Ахметзянова (Нурлатның М.Е.Сергеев исемендәге гимназиясе), 3нчедә– Валерия Улаева (1нче мәктәп).