Зүзәй һәм Чишмә авылларында ФАПлар ачылды

2012 елның 2 декабре, якшәмбе
Әлеге ФАПлар “Авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү” ресрублика программасы кысаларында корылды. Аны газлаштыру, инженерлык челтәрләренә тоташтыру, тирә-якларын төзекләндерү чыгымнарын район күтәрде. “Бу шатлыклы вакыйга белән барыгызны да котлыйм. Мондый учреждениеләр авыл халкы, бигрәк тә андагы өлкән буын кешеләре өчен бик кирәк”, – диде Зүзәй авылындагы ФАПны ачуда катнашкан район башлыгы Наил Шарапов. Нурлат ЦРБсы баш табибы Илшат Солтанов мондый пунктларда барлык уңайлыклар каралганлыгын билгеләп үтте. “Монда авыруларны кабул итү, процедура кабинетлары, санитар бүлмә бар. Кыскасы, авыл җирендәге фельдшерлар өчен барлык шартлар да каралган”, – диде ул. Бу авыллардагы модульле ФАПлар бер ай ярым эчендә корылды. Ә республика җитәкчелеге авыл җирлекләрендә модульле ФАПлар төзүпрограммасын киләсе елда да дәвам итәчәк. Һәм Нурлат районында компактлы ФАПлар тагы пәйда булырга охшаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International