1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

2012 елның 2 декабре, якшәмбе

Бүгенге көндә бөтен дөньяда да СПИД турынд кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр.  Бу уңайдан СПИД китергән фаҗигаләр турынада ачынып сөйләргә , аны XX гасыр афәте дип атарга була, әмма бүген ул XXI гасырда да кешелеккә куркыныч тудырып тора.

СПИД авыруы беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Америкада теркәлә. СПИДка каршы бөтендөнья көрәш көне беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелә.

Нурлат районында да бу афәткә каршы мәктәпләрдә, яшьләр арасында төрле чаралар, спорт ярышлары уздырыла.

Бүгенге көндә Нурлат районында ВИЧ-инфекциялеләр исәбендә 92 кеше тора, шуларның 4се – балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International