Нурлат эшмәкәрләренә ярдәмгә республикадан бизнес-десант килде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген, 18 февральдә, шәһәр Мәдәният сараенда нурлат эшмәкәрләре ТР Иҗтимагый палатасының кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше комиссиясе, республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, Татарстанның урта һәм кече бизнес ассоциациясе рәисе Фәрит Сафин, ТРның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең беренче вице-президенты Роберт Закиров һәм башкалар катнашты.

Очрашу диалог форматында узды, сорауларның кайберләренә урында ук җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International