Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Светлана Мальцева ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, "Татарстан гасыры - 3" милли мәгариф анимация проекты кысаларында "Минем район тарихы" дип аталган балалар рәсеме Республика конкурсында катнашып җиңү яулады. Светлана Мальцева 1нче дәрәҗә лаурет дипломы һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.