Быелгы Муса Җәлил исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе Россия Федерациясендә билгеләнгән – “Хәтер һәм Дан Елы”на, Татарстан Республикасындагы “ТАССРның 100 еллыгы”на багышланды.Анда Нурлат аграр техникум вәкилләре дә катнашты.
Техникумның 3нче курс студенты Рәсим Камаев "Эчкерсез башкару" номинациясендә җиңү яулады. Техникум педагоглары - Светлана Абрамова һәм Мария Мурзаханованың уртак эшләре "Иң яхшы коллектив проект" номинациясендә 1нче урынга лаек булды.