Нурлат студенты Екатеринбургта өч атна стажировка узачак

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Нурлат аграр техникумы студенты Илгиз Маняпов 46 нчы Worldskills Competition дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында 16 февральдән 7 марткача Екатеринбургта тренировка узачак. Илгиз Маняпов Россиянең киңәйтелгән җыелма командасы составында "Сәнәгать механикасы һәм монтаж" компетенциясе буенча тренировка узачак. Worldskills Competition дөнья чемпионаты Кытайның Шанхай шәһәрендә 2021 елда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International