Узган атнада шәһәрнең 8нче урта мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара узды. Чара кунагы Илһам Курамшин үзенең армия хезмәте елларындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ә эзләнү отряды әгъзалары Николай Паймухин һәм Илгиз Сайфуллин укучыларны отрядның эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шулай ук тантаналы шартларда "Яшь армиячеләр герой исеме" Төбәк проектын тормышка ашыру кысалпрында мәктәпнең яшь армия отрядына Бөек Ватан сугышы ветераны, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.