Нурлатта Татарстан парламентындагы хатын-кыз депутатлар башлап җибәргән уникаль социаль - уманитар проектка старт бүген, 17 февральдә бирелде.
-Сугышта катнашкан хатынкызлар турында мәгълүматлар туплау һәм аны саклау белән яшь буын кызыксынырга тиеш. Кыскасы, тарихыбызны саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә, - диде Людмила Рыбакова. Һәм тыл хезмәтчәне Евгения Беловага «1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» медальләрен тапшырды.