Рәстәм Миңнеханов Чулпан авылында яшәүче сугыш ветераннары Каим һәм Мәрьям Сәмигуллинарга медальләр тапшырды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Нурлат районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС бинасында булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты. Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1943 елда армиягә алынган. Орел-Курск дугасы сугышларында катнашкан, аннары Брянск өчен сугшларда каты яраланган һәм аягын югалткан. Быел гыйнвар аенда Каим Сәмигуллинга 95 яшь тулган. Хатыны Мәрьям Хәсәнҗан кызы Сәмигуллина – тыл хезмәтчәне. 73 ел бергә яшәүләре чорында Сәмигуллиннар 6 бала үстергәннәр.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» медальләрен тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Сәмигуллиннарга ТАССР төзелүнең 100 еллыгына истәлек тамгалары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International