Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары каралды.
Районның хисап чорындагы төп эшчәнлек күрсәткечләрен Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җиткерде. Ул хәрбер эшчәнлек юнәлеше буенча җентекле анализ ясады, район үсеше буенча эшләнгән эшләргә, нурлатлыларның комфортлы тормышын тәэмин итү, республика һәм федераль программаларга, милли проектларга тукталды, шулай ук киләчәккә бурычларны билгеләде.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген Нурлат районы берничә юнәлеш буенча алда бара. «Нурлат 110 еллык тарихында тимер юл станциясе поселогыннан заманча шәһәргә әверелде. Соңгы вакытта социаль объектлар төзү һәм ремонтлау, уңайлы моһит булдыру буенча күп эшләр башкарылды, бу программалар алга таба дәвам итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.