Шул көннәрдә Иске Чаллы урта мәктәбендә физик культура һәм тормыш иминлеге укытучысы Красников Владимир Алексеевич истәлегенә багышәланган чара үтте. Чара 30 елдан артык мәктәптә эшләгән педагогка багышланды. Узган елдан башлап туганнары Нина Алексеевна һәм ир туганы Александр Алексеевич Красников инициативасы буенча "Мәктәп батыры" турниры үткәрелә. Анда авыл яшүсмерләре катнаша.