Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Республикада "Ветеран белән шимбә көне" социаль проекты эшләнгән. Ул ветераннарга социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Проект кысаларында "Гармония" психологы "Волонтер" волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Петрович Лебедовның өендә булдылар. Һәм ветеран белән аралаштылар.