Иске Чаллы авылы китапханәсендә Лидия Айкина башлангычында Хәтер чарасы узды.Ул Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган иде. Чарада хәрби - интернационалистлар Владимир Леуков һәм Александр Шувалов катнаштылар.Алар Әфгандагы хезмәтләре хакында сөйләделәр.