Нурлатта совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 31 ел тулуына багышланган митинг булды.
Үзәк паркта узган чарага Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашкан ветераннар, аларның якыннары, мәктәп укучылары, битараф булмаучы халк җыелды.
Килүчеләрне район башлыгы урынбарысары Ильяс Әхмәтҗанов сәламләп, иминлек, саулык һәм бәхетләр теләде.
Митинг ахырында көрәш кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл алдына чәчәкләр куйдылар.