Бүген, 12 февральдә, Нурлатта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов үткәрде.
Көн тәртибенә "Торак - 2020" профилактик операциясе хакында сораулар кертелгән иде. Утырышта кышын торак пунктларда янгыннарны сүндерү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелде.