Бүген Нурлатның тугызынчы сыйныф укучылары беренче имтиханнарын тапшырдылар. 12 февральдә ил буенча рус теленнән телдән тестлаштыру уздылар.Бу чарадан Нурлат укучылары читтә калмады. Һәр укучыга 4 биремне башкару өчен 15 минут вакыт бирелде.
- Тестлаштыруда районның 517 тугызынчы сыйныф укучысы катнашты, - диде район башкарма комитетыныә мәгариф идәрәсе методисты Неля Гыйззәтуллина.