Нурлатта "Татар кызы-2020" район конкурсы узачак

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Нурлатта «Татар кызы-2020» конкурсында катнашу өчен кастинг башлана.Конкурста катнашу өчен татар мәдәниятен һәм телен белгән, артистлык осталыгы булган  16-22 яшьтәге кызлар чакырыла. 

Конкурс өч этапта узачак. Жюри конкурста катнашучыларның кыстыбый пешерү, кул эшләренә осталыкларын бҗяләчәк.

- Быел конкурсның район этабы икенче тапкыр үткәрелә, - ди Бөтенья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. 

Конкурста катнашу өчен заявкаларны 17 февральгә кадәр Alfiya.Galautdinova@tatar.ru.электрон почтасына юлларга кирәк. "Татар кызы-2020" конкурсының район туры җиңүчесе Нурлатны зона турында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International