Нурлат районы делегациясе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә катнаша

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе уза. Аның эшендә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә нурлатлылар катнаша.

Тармак җитәкчеләре узган елгы авыл хуҗалыгы производствосы, республика басуларында кулланылган яңа технилогияләр хакында йомгак ясаячаклар. ТР Президенты агросәнәгать комплексы эшенә бәя бирәчәк һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.

12 -14 февральдә  Казан Экспо  агрокүргәзмәсе эшләчәк.  ТатАгроЭкспо  махсуслаштырылган  күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык  өлкәләрен  үз эченә ала, болар:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм  запас частьләр, үсемлекләрне  яклау  чаралары  һәм    ашламалар, авыл  хуҗалыгы  культуралары  орлыклары, авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  өчен  җайланмалар   һәм башкалар.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International