Бүген Нурлат районының Тимерлек авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Роза Петровнаны соңгы юлга озаттылар. Март азагында аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Фронтка киткәнче ул Ульян шәһәрендә телеграфистлар курсын тәмамлый. 303 нче авиация полкында "рядовой" булып сугыша. Варшаваны азат итүдә катнаша. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. 1945 елның декабрендә Красная Майна поселогына кайтып төпләнә. Сугыштан соң иминият агенты булып эшли. Ватанга намуслы хезмәт итеп, ул яшь буынга үрнәк күрсәтте.
Ветеранны соңгы юлга озату чарасында Нурлат районы башкарма комитеты, хәрби комиссариат, авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре, туганнары, авылдашлары һәм аның язмышына битараф булмаган кешеләр катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветеран истәлеге мәңгелек!