Кичә, 10 февральдә, 47 ел мәктәптә физик культура буенча укытучы булып эшләгән Евгений Иванович Янилкин 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Коллегалары, дуслары, якыннары белән бергә аны күпсанлы яраткан укучылары да котлады. Нурлат районы башкарма комитетыныә Мактау грамотасын Евгений Ивановичка яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова тапшырды.