Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Икътисад министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты. Анда 2019 елга эш йомгаклары ясалды, 2020 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында үтте.
Шулай ук район башлыгы Росприроднадзорның Идел-Нократ төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында Идел-Нократ төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсе эшендә дә катнашачак.