Узган атнада нурлатлылар Казанда Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” исемле фәнни-гамәли конференциясенең I республика очный этабында катнаштылар. Гимназия укытучысы Нәзилә Мостафина һәм "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсисә Рәхимова 2нче, әКолбай Мораса мәктәбеннән Рәмзия Галиуллина 3нче урын яуладылар.