Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гражданнарның кайбер категорияләренә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указ имзаланды.
Аның нигезендә, апрель-май айларында түбәндәге категорияләр бер тапкыр бирелә торган түләү алачак:
Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Бөек Ватан сугыш ветераннары, фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең толлары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары 75 000 сум күләмендә;
тыл хезмәткәрләренә – 50 000 сум күләмендә акча тапшырылачак.
Халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча хәзерге моментка районда 609 ветеран яши.